Салым бурычларын түләттерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салымнар буенча бурычларны киметүдә муниципалитетлар белән берлектә башкарылган эш мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International