Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында чираттагы республика киңәшмәсе узды

2022 елның 5 ноябре, шимбә

Бүгенге көндә торак төзелеше программалары буенча 2 млн. 954 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Индивидуаль торак төзелешенә - 2 млн 102 мең кв. м., күп фатирлы инвестицион торакка - 747 мең кв. м., социаль ипотека буенча төзелгән йортларга 105,8 мең кв. м туры килә.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International