2024 елда бюджет турында закон белән 362,5 млрд сумлык 32 дәүләт программасы расланды

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты дәүләт программалары нигезендә программа форматында формалаша.

Мәсәлән, 2023 елда бюджет турында закон белән 33 дәүләт программасы расланган иде. Үтәлеш 472,8 млрд сум тәшкил итте, бу чыгымнарның гомуми күләменең 92,7 процентын тәшкил итә.

2024 елда бюджет турында закон белән 362,5 млрд сумлык 32 дәүләт программасы расланды, бу планлаштырылган чыгымнарның 90,7 процентын тәшкил итә. 2024 елдан башлап дәүләт программаларының төзелеше үзгәрде. Хәзер алар проект һәм процесс өлешләренә бүленүне күздә тота.

Республикада гамәлдәге барлык дәүләт программалары исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 22 декабрендәге 1667 санлы карары белән расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International