ТР Финанс министрлыгында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

25 һәм 26 гыйнварда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының финанс органнары җитәкчеләре белән 2023 елда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2024 елның гыйнварында көтелгән үтәлеш мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Киңәшмәләр «Татэнергосбыт» ААҖ, «Газпром Межрегионгаз Казань» ЯАҖ вәкилләре катнашында узды.

Киңәшмәләр барышында 2023 елда җирле бюджетларның үтәлеше нәтиҗәләре, 2024 елның гыйнварында керемнәрне туплау, планлаштырылган чыгымнарны финанслау чыганаклары белән тәэмин итү, хезмәт хакын вакытында түләү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм муниципаль учреждениеләрнең башка беренчел чыгымнарын тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Шулай ук очрашулар вакытында салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны каплау буенча уздырыла торган эш нәтиҗәләре турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International