Хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыруга акча турында

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин инициативасы белән булдырылган «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыруга 25 547,7 мең сум каралган, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 20 693,6 мең сум.

Әлеге чараларны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 23 мартыннан 258 санлы карары нигезендә эш бирүчеләргә эш хакын өлешчә тәэмин итүгә (компенсацияләүгә) мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлгән гражданнар өчен җәмәгать эшләрен оештыруда эш бирүчеләрнең өлешчә хезмәт хакына чыгымнарын, эшсез гражданнарны да кертеп, эштән азат итү куркынычы астында булган оешмаларның хезмәткәрләрен вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыруда өлешчә хезмәт хакы һәм матди-техник җиһазландыруга субсидияләр бирелә. Субсидия белән хезмәткәрләрнең хезмәт хакына чыгымнар (3-6 айлык чорга МРОТ күләмендә) һәм эшләрне матди-техник тәэмин итүгә чыгымнар каплана, әмма бөтен чорга 10 мең сумнан артмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International