Татарстанда “Менделеевск 2.0” сәнәгать паркы өчен инженерлык инфраструктурасы төзү буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

2024-2025 елларда ВЭБ.РФ Дәүләт Үсеш Корпорациясе ярдәме белән Татарстан Республикасында “Менделеевск 2.0” сәнәгать паркы өчен инженерлык инфраструктурасы төзү буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла.

ВЭБ.РФ һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына кирәкле инженер һәм транспорт инфраструктурасы төзеләчәк.

Бу максатларга ВЭБ. РФ 440 млн.сумнан артык акча, Татарстан Республикасы бюджетыннан 430,0 млн. сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк.

Инфраструктура объектларыннан яшелчә һәм җиләк-җимеш эшкәртү, бетон, юл коймалары һәм картон продукциясе җитештерү буенча сәнәгать паркы резидентлары, шулай ук нефть чыгару компанияләре өчен продукция җитештерү буенча предприятие файдалана алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International