Яшел Үзән индустриаль паркында Ozon маркетплейсы склады инфраструктурасын булдыру буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән индустриаль паркында Ozon маркетплейсы склады инфраструктурасын булдыру буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла.

Проектны гамәлгә ашыру ВЭБ.РФ Дәүләт үсеш корпорациясе һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына башкарыла.

Бу максатларга ВЭБ. РФ 320,0 млн.сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан 144,9 млн. сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк.

Үзәк эшләтеп җибәрү белән Яшел Үзән икътисадына 2 млрд.сумнан артык инвестиция җәлеп ителәчәк һәм 5 меңгә якын яңа эш урыны булдырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International