Федераль бюджеттан башка бюджетара трансфертлар хисабына гамәлгә ашырыла торган ТР бюджеты чыгымнарының чагылышы үзгәрде

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Россия Федерациясе Финанс министрлыгының «Россия Федерациясе бюджет классификациясе кодларын формалаштыру һәм куллану тәртибе, аларның структурасы һәм билгеләү принциплары турында» 2022 елның 24 маендагы 82н номерлы боерыгына ярашлы рәвештә, 2024 елның 1 гыйнварыннан федераль бюджеттан башка бюджетара трансфертлар хисабына гамәлгә ашырыла торган Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнарының чагылышы үзгәрде.

Федераль бюджеттан чыгым йөкләмәләрен (шул исәптән тулы күләмдә) финанслау максатыннан бирелә торган башка бюджетара трансфертлар, илкүләм проектлардан тыш, R0000 – R9990 билгеләрен үз эченә алган чыгым юнәлешләре буенча чагылыш таба.

Чыгым йөкләмәләрен финанс белән тәэмин итү максатларында бирелә торган башка бюджетара трансфертлар чыгымнарның 50000-59990 билгеләре булган юнәлешләре буенча чагылыш таба.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International