ТР Финанс министрлыгында хезмәттәшләрне 23 февраль белән котладылар

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментында бәйрәм чаралары узды.

Министрлык һәм Казначылык департаментының хатын-кыз коллективы ир-ат коллегаларын котладылар һәм иҗади чаралар оештырдылар.

Аерым алганда, департамент хатын-кызлары эш көне башланганчы ир-атларны бәйрәм белән котладылар һәм хәрби тематикага татлы сюрпризлар бүләк иттеләр!

Бәйрәм музыкасы, истәлекле бүләкләр, шулай ук матур теләкләр һәм елмаюлар бөтен коллективка бәйрәм кәефе тудырды.

23 февраль – без батырлыкка, ныклы рух көченә һәм Ватанга мәхәббәткә хөрмәт бәйрәме. Бу көндә без буыннарның өзелмәс бәйләнешен, традицияләрнең дәвамлылыгын, намус һәм Ватан мәнфәгатьләренә тугры хезмәтне олылыйбыз.

Кадерле хезмәттәшләр! Сезгә зурдан-зур уңышлар, гаилә иминлеге, нык сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International