2023 елда федераль бюджет кредиты юнәлеше буенча җәлеп ителгән акчалар буенча бурычның бер өлешен вакытыннан алда кайтаруны гамәлгә ашыру турында

2024 елның 1 марты, җомга

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2023 елда федераль бюджет кредиты юнәлеше буенча республиканың аерым юнәлешләр буенча чыгым йөкләмәләрен алдан финанслауны тәэмин итү кысаларында җәлеп ителгән акчалар буенча бурычның бер өлешен мартның беренче декадасында вакытыннан алда кайтаруны гамәлгә ашыру мәсьәләсе тикшерелә.

Кредит буенча акчаларны кайтару чыганагы булып 2024 елда Татарстан Республикасы бюджетына тиешле юнәлешләр һәм объектлар буенча бирелә торган федераль трансфертлар торачак дип каралган иде.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасында «Шәле (М-7) - Баулы (М-5) түләүле автомобиль юлы составында «Алексеевск – Әлмәт автомобиль юлы» объекты буенча 5,3 млрд.сум акча керүе көтелә. Җәлеп ителгән кредит буенча бурыч та тиешле суммага киметеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International