Стратегик инициативалар агентлыгы һәм кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе яшь эшмәкәрләр арасында «Создай НАШЕ» бәйгесен башлап җибәрде

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Стратегик инициативалар агентлыгы һәм кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе яшьләр эшкуарлыгы буенча «Создай НАШЕ» федераль конкурсы башлануы турында игълан итте. Анда үз эшләрен булдырырга теләгән яки ике яшькә кадәр бизнесы булган 14-28 яшьлек яшьләр катнаша ала. Теркәлү МСП.РФ цифрлы платформасында ачылды, гаризаларны 10 мартка кадәр тапшырырга мөмкин.

Конкурста җиңүчеләрне кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясенең махсус акселерация программасына чакырачаклар. Моннан тыш, алар бизнес-идеяне гамәлгә ашыру яки үз компанияләрен үстерү өчен 1 млн сум күләмендә «Яшьләр эшкуарлык инициативасы» фонды грантын отачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International