2023 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында еллык хисап төзелде

2024 елның 22 марты, җомга

2024 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2023 елда Россия Федерациясе субъектының берләштерелгән бюджеты һәм бюджеттан тыш территориаль дәүләт фондлары бюджетлары үтәлеше турында Федераль казначылыкка бюджет хисабы төзелде һәм тапшырылды.

2023 ел йомгаклары буенча хисап бирүнең төп күрсәткечләре: Татарстан Республикасы бюджетының керемнәр буенча үтәлеше 486,8 млрд сум, чыгымнар буенча 510,2 млрд сум, керемнәрдән чыгымнарның артуы 23,4 млрд сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International