РФ төбәкләре 2023 елда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча 664 чара күргән

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

РФ төбәкләре 2023 елда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча 664 чара күргән, дип хәбәр итте Монополиягә каршы федераль хезмәт.

"2023 елда төбәкләр кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча, шул исәптән 2021-2025 елларга Россия Федерациясендә конкуренцияне үстерү илкүләм планы кысаларында, 664 чара кабул иткән", - диелә хәбәрдә.

Монополиягә каршы федераль хезмәт билгеләп үткәнчә, чаралар бизнеска ярдәм итүгә, җирле оешмаларның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга, аларның финанс тотрыклылыгына, шулай ук эшкуарлык эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелгән.

Монополиягә каршы хезмәт кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең иң киң таралганы – финанс чаралары булуын ачыклаган. 47 төбәктә субсидияләү кулланыла, Россия Федерациясенең 34 субъектында бизнеска салым йөкләмәсе киметелгән, ә 29 төбәктә бизнес алып бару өчен төрле ташламалар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International