Су белән тәэмин итү, су чыгару, җылылык белән тәэмин итү объектларын капиталь ремонтлау буенча чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2024 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 24 маеннан 633 санлы карары белән расланган Татарстан Республикасында коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү буенча региональ программа кысаларында су белән тәэмин итү, су чыгару, җылылык белән тәэмин итү объектларын капиталь ремонтлау, реконструкцияләү, төзү буенча чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә.

2023-2024 еллардагы чараларны гамәлгә ашыруга каралган чараларның гомуми күләме 4 712,8 млн.сум күләмендә расланды, шул исәптән «Территорияләрне үстерү фонды» иҗтимагый-хокукый компаниясе акчалары исәбенә 2 087,3 млн. сум, Татарстан Республикасы бюджеты чаралары исәбенә 667,0 млн. сум, бюджеттан тыш чыганаклар исәбенә 1 958,5 млн. сум.

2024 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан Программа чараларын гамәлгә ашыруга 223,0 млн.сум акча бүлеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International