13 миллионнан артык эшкуар һәм үзмәшгуль кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча илкүләм проект кораллары турында белә

2024 елның 12 апреле, җомга

ВЦИОМ тикшеренүе буенча, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында хәбәрдарлык дәрәҗәсе 76% тәшкил итә. Илкүләм финанс тикшеренүләре агентлыгы тикшеренүләре буенча, сораштырылган эшкуарларның 83% бизнеска ярдәм чаралары турында белә. Бүген Россиядә үз бизнесын 6,3 млн кече һәм урта эшкуарлык субъекты һәм 10 млн га якын үзмәшгуль үстерә. Шулай итеп, аларның 13 миллионнан артыгы илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашырыла торган ярдәм программалары турында белә.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты программалары турында мәгълүмат төрле ресурсларда бастырыла: ведомстволарның рәсми сайтларында, төбәк порталларында, социаль челтәрләрдә. «Госуслуги», «Объясняем.рф», «Россиянең илкүләм проектлары», РФ Икътисади үсеш министрлыгы, «Минем бизнес» кебек федераль чыганакларның социаль челтәрләрендә генә дә кече һәм урта эшкуарлык өчен файдалы яңалыкларны 4,5 миллионнан артык кеше карый ала.

Мәгълүмати эш буенча иң актив төбәкләр – Калининград өлкәсе, Камчатка крае, Ленинград өлкәсе, Липецк, Түбән Новгород, Омск, Орел өлкәләре, Мордовия, Саха (Якутия), Татарстан республикалары, Ростов өлкәсе, Санкт-Петербург, Севастополь, Төмән өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы – Югра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International