Рөстәм Миңнеханов: Татарстан үзен коррупциягә каршы көрәш территориясе дип исәпли

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казанда «Корстон» ККСКда Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы көрәшнең актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Коррупциягә каршы көрәш идарәсе референты Виталий Белинский, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Александр Давыдов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, илнең 56 төбәгеннән вәкилләр катнашты. 

Утырыш башланыр алдыннан «Корстон» холларының берсендә күргәзмә оештырылган иде, анда чараны оештыручылар Татарстанда коррупциягә каршы көрәш һәм коррупцияне профилактикау буенча башкарылган эшләргә, коррупциягә каршы көрәштә җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүгә, коррупциягә каршы белем бирүгә багышланган стендлар куелган.    

«Коррупциягә каршы көрәшкә багышланган шундый зур чараны үзебездә кабул итүебез безне сөендерә», - дип башлады сүзен Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, бу эш нәтиҗәлелеген арттыру бүген бик актуаль. 

«Татарстан үзен коррупциягә каршы көрәш территориясе дип исәпли. Махсус программалар кысаларында республикада бу бурычны хәл итүгә багышланган чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Бу эштә дәүләт идарәсенең үтә күренмәле булуына, административ каршылыкларны киметүгә, процедураларны гадиләштерүгә, дәүләт хакимияте органнары караларын гамәлгә ашыруга иҗтимагый күзәтчелеккә һәм тикшереп торуга кешеләрне җәлеп итүгә, шулай ук халыкның хокук өлкәсендәге белемнәрен арттыруга аерым әһәмият бирелә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, республикада дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында коррупцияне профилактикалауга аерым игътибар бирелә. Бу җәһәттән «Ачык Татарстан» мәгълүмат системасы зур роль уйный.

«Балалар бакчаларына, ЗАГС органнарына, табиблар кабул итүенә виртуаль язылу, ТКХ өчен түләүләр кертү бу юнәлешләрдәге эшнең уңай мисалы булып тора. Быел 10 ай эчендә Татарстанда якынча 66 млн. электрон хезмәт күрсәтелгән», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Тагын бер өстенлекле проект – «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, аның бурычы –  татарстанлылар проблемаларына хәбәрдарлык төсмере бирү. 2016 елда монда  38 меңнән артык хәбәрнамә бастырылган, шуларның 27 меңе хәл ителгән инде (71 %).

Коррупцион күренешне профилактикалауның нигезе кешеләрнең хокукый белемен арттыру булып тора, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Бу максатларда Татарстанда гражданнарның законлы хокукларын аңлатуга юнәлгән тапшырулар циклы гамәлгә ашырыла, халык фикерен белешү өчен социологик мониторинг уздырыла.    

«Без барыбыз да коррупциянең хакимият белән җәмәмгатьчлек арасындагы үзара мөнәсәбәтләренә, икътисад торышына, конкурент сәләтлелеккә, сәяси тотрыклылыкка һәм илнең иҗтимагый иминлегенә йогынты ясавын аңлыйбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы – инновацион үсеш юлыннан баручы төбәк. Берничә ел инде югары технологияле җитештерүләрне үстерү, республиканың инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру, кадрлар потенциалын булдыру цстенлекле проектлардан санала.

«Бүген безнең төп бурыч – барлык чараларны һәм тәҗрибәне кулланып, илдәге  коррупциягә каршы җитди каршылыклар кую. Ышанам, конференция бу мөһим эштә безгә ярдәм итәчәк», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов. 

Фәнни-гамәли конференция көне буе барачак. Кичен булачак ябылу тантансында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International