Рөстәм Миңнеханов: Быелгы Нефть саммиты үзенчәлеге - ИТ юнәлешле булуда

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2017 елның 6 аенда 17 млн. 785 мең тонна нефть чыгарылган. Нефть чыгару 102,9 % ка артты. "Татнефть" 14 млн. 202 мең тонна нефть чыгарган, бу узган елның шул ук чорына караганда 3,4 % ка артык. Бу хакта бүген Нефть саммитында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Бөгелмә муниципаль районының Карабаш авылында гадәттәге Нефть саммиты уза. Анда Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комиссиясе генераль директоры Игорь Шпуров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнаша.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында искәрткәнчә, беренче ярты еллык нәтиҗәләре буенча ТР кече нефть компанияләренең нефть чыгару күләме узган елның шул ук чорына караганда, 0,9 процентка артты, һәм 3,58 млн. тонна тәшкил итте.

ТР Президенты билгеләгәнчә, Россия Федерациясендә 272,2 млн. тонна нефть чыгарылган (0,9 % артык).

Ул искәрткәнчә, бер ел элек Нефть саммитында "Татнефть" ГАҖ Үсеш стратегиясе яңгыраган иде, ул 2020 елга кадәр нефть чыгару күләмен 30 млн. тоннага җиткерүне  һәм компания капиталләшүен долларлата икеләтә арттыруны күзаллый.

"Күптән түгел "Татнефть" ГАҖ акционерлар җыелышында хәбәр ителгән күрсәткечләр компаниянең яхшы динамикда үсүен һәм технологик һәм фәнни инновацияләрне гамәлгә кертү дәрәҗәсе зур икәнен күрсәтте", - дип билгеләде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, быелгы Нефть саммиты үзенчәлеге - ИТ юнәлештә булуы.

"Бүген без күргәзмәдә күргән технологияләрнең күбесе турында 10-15 ел элек хыяллана гына ала идек. Цифрага күчү бара, тармак шуңа күчә. Без яңа терминнарны кулланабыз - "цифрлы ятма", "цифрлы скважина". Бүген Россиянең алдынгы нефть компанияләре "интелектуаль ятма" концепциясен һәм компьютерда модель ясауны кулланышка кертәләр. "Татнефть" илдә беренчеләрдән булып, 2009 елда ук "Интелектуаль ятма"  проектын гамәлгә ашыра башлады һәм нефть-газ яыгару объектларын автоматлаштырылган идарә итүгә күчерүне башлады", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Россия нефть вузлары студентлары һәм аспирантлары эшләре күргәзмәсен уңай бәяләде. "Бу сәләтле яшьләрне техник мәсьәләләрне хәл итүгә, производствода иң яхшы алымнарны ачыклау һәм гамәлгә кертүгә җәлеп итү өчен уңай күренеш. Әлеге юнәлешне хупларга һәм алга этәрергә кирәк", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International