ТР финанс министры урынбасары Д.В.Волков финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләре һәм бюджетка акча түләүләре буенча республиканың эре предприятиеләре белән киңәшмәләр үткәрде

2017 елның 18 августы, җомга

2017 елның 18 августында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2017 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары, 2017 елда көтелгән, 2018-2020 елларга фаразлар буенча эре предприятиеләрнең финанс-хуҗалык күрсәткечләрен һәм бюджетка түләүләрен тикшерүгә багышланган киңәшмәләр узды.

2017 елның 18 августында ТР финанс министры урынбасары Д.В.Волков «ТАИФ» компанияләр төркеме, машина төзелеше тармагы, энергетика, торбаүткәргеч транспорт, алкоголь продукциясен җитештерүчеләр, республиканың нефть химиясе предприятиеләре һәм башка тармаклар предприятиеләре белән киңәшмәләр үткәрде.

Очрашу вакытында 2017 елның 1 яртыеллыгы финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары, 2017 елда көтелгән, шулай ук 2018-2020 елларга фаразлар буенча предприятиеләрнең бюджетка түләүләре каралды.

Шулай ук киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International