Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2025 елның 1 декабренә 11 илкүләм проект буенча үтәлеш 42,9 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 90,8 процентын тәшкил итте, нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:
«Гаилә» – 14,5 млрд сум;
«Яшьләр һәм балалар» – 8,5 млрд сум;
«Тормыш өчен инфраструктура» – 14,2 млрд сум;
«Озын һәм актив тормыш» – 3,9 млрд сум;
«Кадрлар» – 868,4 млн сум;
«Экологик иминлек» – 606,1 млн сум;
«Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» – 120,9 млн сум.
2025 елда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында 47,3 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралган, шулардан: 27,0 млрд сумы – федераль бюджет, 20,3 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджеты чаралары.