2025 елның 1 декабренә 11 илкүләм проект буенча үтәлеш 42,9 млрд сум тәшкил иткән

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә.  2025 елның 1 декабренә 11 илкүләм проект буенча үтәлеш 42,9 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 90,8 процентын тәшкил итте, нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:

«Гаилә» – 14,5 млрд сум;

«Яшьләр һәм балалар» – 8,5 млрд сум;

«Тормыш өчен инфраструктура» – 14,2 млрд сум;

«Озын һәм актив тормыш» – 3,9 млрд сум;

«Кадрлар» – 868,4 млн сум;

«Экологик иминлек» – 606,1 млн сум;

«Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» – 120,9 млн сум.

2025 елда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында 47,3 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралган, шулардан: 27,0 млрд сумы – федераль бюджет, 20,3 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджеты чаралары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International