«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында ТРда 2024 елда авыл җирлекләре территорияләрендә клуб тибындагы мәдәни-ял оешмалары биналарына капремонт ясау планлаштырыла

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

«Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елда авыл җирлекләре территорияләрендә клуб тибындагы ике мәдәни-ял итү оешмасы биналарына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

Әлеге максатларга Татарстан Республикасы бюджетында 83 245,5 мең сум каралган, шул исәптән 49 947,3 мең сум федераль бюджет акчалары хисабына.

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына субсидия бирү турында килешү төзелде.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның маенда РФ Президенты Владимир Путин "2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында"гы Указга кул куйды, ул 12 стратегик юнәлеш буенча илкүләм проектларны башкару системасын регламентташтыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International