Файдаланылмаган акчалараны куллану мөмкинлеге турында

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Бюджет кодексында хисап финанс елында түләнергә тиешле төзелгән дәүләт контрактлары буенча ел башына файдаланылмаган ассигнованиеләр суммасына федераль бюджет чараларын баш бүлүчеләргә арттыру мөмкинлеге каралган, яъни, шулай итеп, федераль бюджетның файдаланылмаган бюджет ассигнованиеләренә ихтыяҗны раслау мөмкинлеге бирелә.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы министрлыклары Россия Финанс министрлыгының 2019 елның 16 декабреннән 233н санлы боерыгы белән расланган гамәлдәге Тәртип нигезендә әлеге ихтыяҗны раслау буенча эш алып бара.

Ихтыяҗларны дүрт юнәлеш буенча раслау планлаштырыла:

- Авыл территорияләрендә транспорт инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр буенча Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 9,3 млн сум күләмендә;

- Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы өч юнәлешкә барлыгы 25,7 млн сум буенча.

Федераль башкарма хакимият органнары ихтыяҗларны раслаган очракта, акчалар 2024 елда аларның максатчан билгеләнеше нигезендә чыгымнарга юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International