«Сатып алулар өлкәсендә мониторинг, аудит һәм контроль» темасына лекция узды

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

2024 елның 7 февралендә КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы» квалификациясен күтәрү программалары циклын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты Татарстан Республикасы дәүләт ихтыяҗларыннан чыгып заказлар урнаштыруны анализлау бүлеге башлыгы Алексеев О.Г. «Сатып алулар өлкәсендә мониторинг, аудит һәм контроль» темасына лекция үткәрде.

Чара Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрен һөнәри үстерүнең 2024 елга Календар планы нигезендә узды.

Дәрес барышында сатып алулар өлкәсендә контроль орган буларак Министрлыкның төрле практикалары турында фикер алыштылар һәм тыңлаучыларга контракт системасы турындагы законнарны гамәлгә ашырганда барлыкка килгән сорауларга аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International