Татарстан финанс министры муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин катнашында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының финанс органнары җитәкчеләре белән гыйнвар аенда җирле бюджетларны үтәү һәм 2024 елның февралендә аның көтелгән үтәлеше мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Киңәшмәләрдә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе, «Татэнергосбыт» ААҖ, «Газпром Межрегионгаз Казан» ЯАҖ вәкилләре катнашты.

Киңәшмәләр барышында гыйнвар аена җирле бюджетларның үтәлеше нәтиҗәләре, 2024 елның февралендә керемнәрне туплау, планлаштырылган чыгымнарны финанслау чыганаклары белән тәэмин итү, хезмәт хакын вакытында түләү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм муниципаль учреждениеләрнең башка беренче чираттагы чыгымнарын түләү мәсьәләләре каралды. Шулай ук очрашуларда салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны каплау буенча уздырыла торган эш нәтиҗәләре турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International