Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

21 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында «Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы закон проекты каралды. Закон проекты Татарстан Республикасы законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан әзерләнгән.

«Бюджет кодексының 136 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» 2024 елның 26 февралендәге 36-ФЗ санлы Федераль закон белән җирле бюджетларның дотациялелеген билгеләгәндә исәпкә алына торган керемнәр составында муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше күрсәткечләренең иң яхшы күрсәткечләренә ирешүгә һәм (яисә) ирешүгә ярдәм итү, һәм (яисә) җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең иң яхшы практикалары өчен бүләкләү максатларында җирле бюджетларга бирелә торган дотацияләр чыгарыла.

Закон проекты белән Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44 маддәсенә тиешле үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

Закон проекты депутатлар тарафыннан хупланды һәм Дәүләт Советы утырышында карауга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International