Ишетү һәм күрү буенча инвалидларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрүгә акча бүлеп бирелде

2024 елның 22 марты, җомга

Татарстан Республикасында ишетү һәм күрү буенча инвалидларның актив тормыш позициясен саклауга юнәлдерелгән социаль әһәмиятле чараларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларга ярдәм каралган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә социаль әһәмиятле эшчәнлек алып баручы ветераннар, инвалидлар һәм пенсионерларның иҗтимагый оешмалары чыгымнарын финанс белән тәэмин итүгә (компенсацияләүгә) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» 923 санлы карары нигезендә 2024 елда әлеге максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 3,75 млн.сум бүлеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International