Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Казначылык департаменты Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының структур бүлекчәсе булып тора. Ул, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына туры китереп, Татарстан Республикасы бюджетын тормышка ашыруны тәэмин итү вазыйфасын башкара, Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын алучылар һәм файдаланучылар, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары белән идарә итүчеләр тарафыннан финанс эшләре операцияләренең барышын контрольдә тота.
Казначылык департаменты түбәндәге вазыйфаларны башкара:
Татарстан Республикасы бюджетының касса башкарган финанс операцияләре хисабын алып бару;
Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын алучылар һәм аннан файдаланучылар, алар белән төп идарә итүчеләрнең шәхси счетларын алып бару;
Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын алучылар һәм аннан файдаланучылар, алар белән төп идарә итүчеләрнең җыелма реестрын алып бару;
Татарстан Республикасы бюджеты акчалары белән бәйле финанс эшләре операцияләрен башкара;
бердәм информацион киңлектә Татарстан Республикасы бюджетының автоматлаштырылган тәртиптә тормышка ашырылуын оештыра һәм тәэмин итә;
Татарстан Республикасы бюджеты акчалары белән үткәрелгән финанс операцияләрен финанс контролендә тотуны тормышка ашыра;
гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органының Татарстан Республикасы дәүләт ихтыяҗлары өчен товар белән тәэмин итүгә заказлар урнаштыру, эшләрне башкару һәм ярдәм күрсәтү сферасын контрольдә тоту вәкаләтләре вазыйфаларын башкара;
төзелеш объектлары Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабыннан финансланганда, заказ бирүче тарафыннан тиешле таләпләргә туры китереп тәкъдим ителгән документларның Татарстан Республикасы законнарына һәм башка норматив хокукый актларга нигезләнеп төзелүен контрольдә тота;
кире кайтару шарты белән бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты акчаларының исәбен алып бара;
Татарстан Республикасы акчалары белән төп идарә итүчеләр, аларны кулланучылар һәм алучыларның шәхси счетыннан максатчан файдаланылмаган бюджет акчаларын бюджет акчалары күләмендә бәхәскә юл калдырмыйча түләтә;
килешү нигезендә, бурычны кайтару вакыты узган очракта, бюджет акчаларын алучыларның барлык счетларыннан бюджет кредитлары формасында бирелгән бюджет акчаларын, шулай ук бюджет кредитларыннан файдаланган өчен түләнергә тиешле % ларны кире түләтә;
Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертлар алучыларга, җирле бюджетларга тикшерү үткәрә.
Адрес:
420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Уң як Болак урамы, 5 йорт
+7 (843) 291-94-00