Кадрлар сәясәте

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы бердәм, югары профессиональ коллектив белән горурлана. Чөнки бердәм механизм төзеп кенә, безнең тырыш һәм фидакарь хезмәтебез Татарстан Республикасының чәчәк атуын, аның халкының иминлеген тәэмин итү өчен нигез була ала. Финансчы эшен сайлаган кешеләргә югары һөнәри һәм әхлакый таләпләр куела. Финанс системасының һәр белгече Татарстанның икътисад һәм социаль өлкәсе тармакларында төп белгеч буларак республиканың финанс органы үсешенә үз өлешен кертә.

/Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин/

Республика хакимият органнарында гамәлгә ашырыла торган кадрлар сәясәте югары профессиональ кадрлар составын формалаштыруга юнәлдерелгән.

Республика дәүләт хезмәтендә хезмәткәрләрнең потенциалын максималь ачу һәм аларга һөнәри һәм карьера үсеше мөмкинлекләрен бирү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча даими эш алып барыла.

Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәте турында барлык кирәкле мәгълүмат Сезнең уңайлыгыгыз өчен түбәнгерәк бүлекләрдә тупланган.   

  "Хезмәт юлын башлау" сылтамасы буенча квалификация таләпләре, конкурс процедуралары, игълан ителгән конкурслар, кадрлар резервы һәм башка күп нәрсәләр турында мәгълүмат алырга мөмкин.

«Хезмәт итү» бүлегендә класс чиннары, аттестация, хезмәт мәдәнияте, бүләкләр бирү тәртибе турында белешмәләр бар.

Дәүләт граждан хезмәтендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган норматив база белән "Норматив-хокукый актлар һәм башка документлар" бүлегендә танышырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International