Хөрмәтле финансистлар! Кадерле ветераннар!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез - Бөтенроссия Финанс хезмәткәре көне белән тәбрик итәм! Финанс хезмәткәре көне чагыштырмача яңа бәйрәм булса да, аның үткәрелү датасы - 8 сентябрь очраклы сайлап алынмаган. 1802 елда нәкъ менә шушы көнне император Александр I үзенең Указы белән Россия империясе Финанслар министрлыгын булдырган. Шул вакыттан бирле, Россиянең үзәгендә һәм аның төбәкләрендә финанс системасы үсә, системалаша башлаган.
Финанслар - теләсә кайсы дәүләтнең нигезен тәшкил итә, шуңа күрә финанс хезмәткәре һөнәренә ихтыяҗ һәрвакыт зур. Бу һөнәрне сайлаган кеше җаваплы, компетентлы, яхшы белгеч булырга тиеш. Ләкин бюджет, салым законнарында җиңел ориентлашкан тәҗрибәле финансчыга да кайвакыт яңа, бөтенләй башка төрле якын килүне таләп иткән проблемалар белән очрашырга туры килә. Бу исә алда аталып узган сыйфатлардан тыш, финанс хезмәткәре аналитик фикер йөртә белгән һәм катлаулы очракларда дөрес карарлар кабул итә алырдай кеше дә булырга тиеш дигән сүз.
Шушы бәйрәм көнендә мин барлык финанс хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән рәсми рәвештә котлый, аларга намуслы, катлаулы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтә алуыма чиксез шатмын.
Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, игелек, һәр башлангычыгызда уңышлар телим!
Татарстан Республикасы финанс министры,
Р.Р. Гайзатуллин