Россия Федерациясе Финанс министрлыгы "Татнефть" ААҖ һәм "Башнефть" ААҖнә 2012 елның 1 гыйнварыннан файдалы казылмаларны табуга салым буенча компнесация бирү мөмкинлеген белдерде. Бу турыда РФ Финанс министры урынбасары Сергей Шаталов белдерде.
Әлеге ике компания быелның октябрендә тормышка ашырыла башлаучы "60-66" пошлиналар системасы аркасында табыш күләмен югалта. Шуңа күрә, "Татнефть" Ромашкино чыганагында, ә "Башнефть" исә күкерте күп булган чыганакларды файдалы казылмаларны табуга салым буенча ташламаны куллана алачак.