Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде

2011 елның 26 октябре, чәршәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Компания бюджетының 9 айдагы үтәлеш йомгаклары һәм ноябрь аена бюджет раслау көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәләләр булды.
Директорлар советы горизонталь скважиналар бораулау эшләренең торышы, ятмаларны үзләштерү өчен җиһазларны кулланылышка кертү турындагы мәгълүматны тыңлады.

Утырышта шулай ук “Татнефть”нең кече һәм урта бизнеска ярдәм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре каралды. 2005 елда расланган әлеге проект нигезендә алып барылган колачлы эш нәтиҗәсендә, конкурентлыкка сәләтле 100 дән артык предприятие төзелгән, бүген аларда 40 меңнән артык кеше хезмәт куя.

Директорлар советы утырышында шулай ук “Татнефть” эшчәнлеге белән бәйле башка мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International