Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында үтте.
Утырышта катнашучылар 2018-2020 елларга “Татспиртпром”ның алкоголь продукциясен үстерү һәм гамәлгә кую стратегиясен тикшерделәр. Стратегия буенча компаниянең бурычы – Россия төбәкләрендә сату күләмнәрен ел саен арттыра бару. Шулай итеп, 2017 ел йомгаклары буенча компания продукциясен гамәлгә кую Россия төбәкләрендә Татарстанга караганда, өч тапкырга арткан.
Шулай ук “Татспиртпром” үз алкоголь брендларын җитештерү күләмнәрен арттыруны дәвам итәчәк.