ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының VII киңәйтелгән утырышы узды

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының җиденче киңәйтелгән утырышы узды.

Чара Казанда үткәрелде («Пирамида» КСК).

Утырыш барышында Советның проект төркеме дә үз тәкъдимнәрен кертте, шул исәптән продукциянең туры килүен декларацияләүне рәсмиләштергәндә куркынычларны минимальләштерү, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләү тәртибе, торак күзәтчелеге органнары тарафыннан шикаятьләр карау тәртибен камилләштерү, балаларны транспорт чараларында имин йөртүне оештыру, калдыклар белән эш итүгә лицензияләрне яңадан рәсмиләштергәндә таләпләрне төгәлләштерү, бизнесның экологик хисаплылыгына карата таләпләрне оптимальләштерү һәм башкалар.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International