Башкару дисциплинасын тикшерү буенча киңәшмәләр

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2018 елның 22 гыйнварыннан министрлык бүлекләре белән башкару дисциплинасы мәсьәләләре буенча очрашулар үткәрелә.

Министрлык бүлекләре белән киңәшмәләрне гомуми бүлек оештыра. Очрашуларда түбәндәге мәсьәләләр тикшерелә:

2017 ел йомгаклары буенча һәрбер структур бүлекчәдә башкару дисциплинасы хәле турында;

документлар белән эш өлешендә югарыгы оешмалар таләпләрен үтәү турында;

башкару дисциплинасы буенча 2018 елга бурычлар һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International