РФ финанс министры Антон Силуанов Россия икътисадындагы тотрыклылык халыкара рейтинг агентлыкларына 2018 елда фаразларны гына түгел, РФ үз рейтингларын да яхшыртырга мөмкинчелек бирер дип өмет итә.
“Нибары бер ел эчендә Moody's агентлыгының Россия буенча рейтингы фаразы “тискәре”дән “уңай”га күтәрелде. Бүген “зур өчлек”кә кергән барлык компанияләрнең безнең дәүләт рейтинглары буенча фаразлары бертөрле уңай. Тыенкы бюджет сәясәте, йөзүче рубль курсы һәм инфляцияне таргетлаштыруга бәйле Россия икътисадында урнашкан тотрыклылык Россиянең фаразларын гына түгел, ә үз рейтингларын да яхшыртырга мөмкинчелек бирер дип өмет итәм. Моның өчен барлык кирәкле шартлар булдырылды”, - дип белдерде ул.
Силуанов сүзләренчә, Moody's фаразның яхшыруга сәбәпче төп драйверларның берсе дип бюджет кагыйдәсен билгели, аны Россия икътисадының тышкы шокларга сизгерлеген киметкән иң әһәмиятле структур үзгәртеп кору дип атый һәм бу финанс министрын сөендерә.
“Кагыйдә төп макроикътисад күрсәткечләрененең үтә күренмәлелеген һәм аларны алдан әйтеп булуны тәэмин итә, сыйфатлы үсеш өчен кирәкле уникаль база шартлар формалаштыра”, - диде ул.
Җомга көнне Moody's халыкара рейтинг агентлыгы Россиянең суверен рейтингы фаразын тотрыклыдан уңайга кадәр арттырды һәм аны "Ва1" дәрәҗәсендә раслады.