Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республиканың кече нефть компанияләре эшчәнлеге буенча киңәшмә узды.
Аның эшендә кече нефть компанияләре һәм «Татнефть» ГАҖ җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнар бүлекчәләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Россиянең «ОПЕК+» килешүләрендә катнашуы базардагы ихтыяҗ белән тәкъдим балансына ирешергә, нефтькә бәяләр артуны тәэмин итәргә, шуның нәтиҗәсе буларак, бюджетны тулыландырырга мөмкинлек бирде. Нефть чыгаруга квоталарның гамәлдә булуы 2018 елның декабренә кадәр озайтылды. Татарстан Президенты моны ил җитәкчелегенең зур уңышы дип атады. «Беркем дә нефть бәясе баррелына 50 доллардан артык булыр дип ышанмады, ә хәзер ул 70 доллардан артык», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанда үткән ел 35,845 млн. тонна нефть чыгарылган яисә үткән елның шушы чорына карата 101%. Шул исәптән «Татнефть» – 28,587 млн. тонна, ә кече компанияләр исә – 7,258 млн. тонна. Республикада Россия нефтенең гомуми күләменең 6,5%ы чыгарыла.
Күбесенчә Татарстан нефтьчеләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә макроикътисадый күрсәтүкечләр буенча уңай динамика күзәтелә, диде Рөстәм Миңнеханов. Җыелма төбәк продукты 2,72 трлн. сум тәшкил итте – чагыштырма бәяләрдә үсеш темпы 103%, сәнәгать җитештерүе күләме – 2,254 трлн. сум. Ил масштабларында Татарстан авыл хуҗалыгы буенча 3 нче урында, 4 нче урында – төп капиталга инвестицияләр буенча, 5 позициядә – сәнәгать җитештерүе һәм торакны гамәлгә кертү күләме буенча. Барлык социаль йөкләмәләр дә үтәлеп бара.
Республиканың кече нефть компанияләренең суммар еллык килерен (115 млрд. сум) Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ кереме белән чагыштырды, ә ил өчен аларның салым нәтиҗәлелеген (71 млрд. сум) бюджет системасына гаять зур өлеш дип атады. Салым кертүләреннән Татарстан Республикасы бюджетына 7 млрд. сум кергән.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.