Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Татарстанның 2012 елга бюджет проектына карата 257 тәкъдим кергән
2011 елның 16 ноябре, чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты “2012 елга, 2013 һәм 2014 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын икенче укылышка әзерләде. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Александр Гусев, комитет рәисе Морат Гаделшин, республика министрлык-ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Комитет рәисе М.Гаделшин хәбәр иткәнчә, бюджет проектына 257 төзәтмә кергән. Шуның 217 се – ТР Хөкүмәтеннән (130 ы – төп тәкъдимнәр, 87 се – алар белән бәйле), калганнары - Дәүләт Советы депутатларыннан. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: бу юлы КПРФ фракциясе бюджет проектына илледән артык тәкъдим кертергә чакыра.
ТР Хөкүмәте төзәтмәләрен ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин яңгыратты. Аның сүзләренә караганда, 2012 елга федераль бюджет проекты 21 октябрьдә беренче укылышта кабул ителгән. Аның нәтиҗәсендә, федераль казнадан Татарстан Республикасы бюджетына җибәреләсе өстәмә акча күләме 664 млн. сум дип карала. 2013 елда ул 300 млн. сум булачак дип көтелә.
Министр аңлатып үткәнчә, 2012 елда Казанда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсен төзүгә - 850 млн. сум, 2013 елда 300 млн. сум акча җибәрелә. Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү өчен субсиядияләр күләме тәгаенләнә.
ТР Министрлар Кабинеты тәкъдимнәренең икенче блогы федераль программаларны уртак финанслауга, яңа кертелә торган учреждениеләргә ассигнованиеләр бүлеп бирүгә, республикакүләм чаралар һәм программаларга кагылышлы. Аерым алганда, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, капиталь төзелеш, юл төзелеше программаларына, яңа кертелә торган сәламәтлек саклау һәм социаль яклау учреждениеләренә, физик культура һәм спорт өлкәсендә чаралар үткәрүгә, мәдәният учрежденияләренә грантларны арттыруга, эшләмәүчеләрнең медицина иминияте өчен иминиятләштерү кертемнәре күләмен арттыруга финанслар карала.
Өченче блок бюджет акчасын бүлекләр буенча яңадан бүлеп чыгу белән бәйле.
ТР Хөкүмәте, бюджетка кертелгән тәкъдимнәр нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасы бюджетының керем өлешен – 113 759 884,4 мең сумга (беренче укылышта 106 млрд. 476 млн. 946,1 мең сум дип каралды), чыгым өлешен 117 422 274,9 мең сумга (башта 110 млрд. 139 млн. 336,6 мең сум иде) җиткерергә тәкъдим ителә. 2011 елга бюджет кытлыгын 3 662 390,5 мең сум итеп тәгаенләү сорала.
Бүген утырышта Татарстан Хөкүмәте тарафыннан кертелгән тәкъдимнәрнең барысы да хупланды. Илдар Халиков сүзләренә караганда, бюджет проекты буенча алдан эш алып барылган, һәм комитет утырышына килешенгән карарлар чыгарылган.
КПРФ фракциясе депутатлары тарафыннан тәкъдим ителгән төзәтмәләр кире кагылды. Төзәтмәләрнең авторлары фикер алышуда бөтенләй катнашмады. КПРФ фракциясе депутатларыннан кергән тәкъдимнәр республика бюджетында каралган теге яки бу чараларны кабатлый, алар өчен киләсе елга акча каралган инде. Мәсәлән, Леонид Иванов Яшел Үзән районының Бритвино, Тукай районының Артамоновка авылларын газлаштыру өчен 100 млн. сум акча карауны сорый. Илдар Халиков һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы вәкилләре билгеләп үткәнчә, газлаштыру һәм су белән тәэмин итү өчен бюджетта коммунистлар сораганнан да күбрәк акча каралган. Һәм нинди авылны газлаштырасын яки су белән тәэмин итәсен урындагы хакимият хәл итә.
Депутат, ТР Һөнәр берлекләре федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянованың тәкъдимнәре түбәндәгедән гыйбарәт: ул 2012 елның беренче яртыеллыгында мәдәният өлкәсендә хезмәткә яңача түләү системасына күчү өчен, бу тармакны финанслауга каралган чыгымнарны исәпкә алырга тәкъдим итә. Шулай ук депутат тернәкләндерү белән бәйле дәвалауга (дәвалап бетерү) каралган чыгымнарны 2009 елдан да азрак расламаска (275 млн. сумнан да ким булмаска тиеш) тәкъдим итте. 2009 елдан бирле бу өлкәгә каралган сумма ике тапкыр кимегән. ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин 2009 елдан бирле әлеге вәкаләтләрнең федераль үзәктән төбәкләргә бирелгәнлеген һәм финанслар белән ныгытылмаганлыгын билгеләп үтте.
Татьяна Водопьянованың балалар һәм яшүсмерләрне санаторий-курортларда ел әйләнәсендә сәламәтләндерү һәм ул санны 2009 елгы күрсәткечтән дә (22 мең кеше) ким итмәү турындагы тәкъдимен ТР Премьер-министры игътибарга алды. Һәм бу эшне ни рәвешле башкарып булачагы турында уйларга киңәш итте. Шулай ук шәһәряны лагерьларын төзекләндерү, аларның материаль-техник базасын баету турындагы тәкъдим дә игътибарсыз калмады. ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин әлеге мәсьәләне капиталь салулар программасында хәл итү мөмкинлеген әйтте. Ә Илдар Халиков мондый лагерьларның реестрын төзергә йөкләмә бирде.
Фикер алышу нәтиҗәсендә, “2012 елга, 2013 һәм 2014 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты ТР Дәүләт Советы тарафыннан икенче укылышта карау өчен җибәрелде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстан Финанс министрлыгы инвестиция проектларын карау эшен дәвам итә
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2026 елда алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган инвестиция проектларын карау эше дәвам итә.
2
апрель, 2026 ел
2026 елда медицина реабилитациясе буенча ярдәм күрсәтүче оешмаларны медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү
«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлекне торгызу өчен оптималь медицина реабилитациясе» федераль проекты кысаларында 2026 елда медицина реабилитациясе буенча медицина ярдәме күрсәтүче оешмаларны медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү буенча чаралар гамәлгә ашырыла.
1
апрель, 2026 ел
ТР бюджетында педагогик хезмәткәрләргә торак арендалау белән бәйле чыгымнарны каплауга 63,0 млн. сум каралган
Татарстан Республикасында педагогик хезмәткәрләргә торак урын наемы бәясен түләүгә бәйле чыгымнарны каплау рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителде.
РФ Дәүләт Советы комиссиясе каршында кече һәм урта эшмәкәрлекнең салым сәясәтен анализлау өчен эшче төркем төзеделәр
Кече һәм урта эшмәкәрлек мәсьәләләре буенча эшче төркем "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе каршында төзелгән, ул кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын мониторинглау, шулай ук кече һәм урта бизнеска салым салу инструментларын анализлау белән шөгыльләнәчәк. Бу хакта комиссия утырышында аның Рәисе, Рязань өлкәсе губернаторы Павел Малков хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз