Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе үтте.
2017 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш йомгаклары һәм 2018 елга планнары турында төп чыгышны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин ясады.
Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсенә аерым игътибар бирә. Республика бюджеты чыгымнары буенча бу юнәлеш икенче урында тора дип хәбәр итте.
Утырышта Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова катнашты.