Коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең утырышы узды

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

2018 елның 1 февралендә коррупциягә каршы тору буенча Татарстан Республикасы финанс министры каршындагы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында 2015-2020 елларга Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының коррупциягә каршы тору программасының 2017 елда үтәлеше тикшерелде, Комиссиянең 2018 елга Эш планы расланды, шулай ук 2017 елда дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты комиссияләре эшчәнлеге йомгаклары каралды.

Моннан тыш, утырышта катнашучылар Министрлык һәм Казначылык департаменты аппаратының һәр дәүләт граждан хезмәткәренең керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук аның хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрен бирүе буенча эшне 2018 елда оештыру, шулай ук тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшерү мәсьәләләре турында сөйләште.   

Киңәшмәне Комиссия рәисе, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин үткәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International