Дмитрий Медведев профицитлы бюджетка ия төбәкләр саны артуы хакында җиткерде

2018 елның 16 феврале, җомга

Профицитлы бюджетка ия Россия төбәкләре саны артты дип хәбәр итте РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев.

“Безнең тупланма бюджетларның, төбәк бюджетларының керемнәре үсә, профицитлы бюджетлар саны арты, дефицитлылары кими, шуңа карамастан, бурыч йөкләмәсе җитди булып кала бирә”, - дип белдерде Дмитрий Медведев РФ субъектларының иң югары вазыйфаи затлары белән бюджетара мөнәсәбәтләрне үстерү мөмкинлекләре һәм пространстволы үсеш стратегиясе һәм инфраструктур чикләүләрне алып куюга багышланган очрашуында.

Бурыч йөкләмәсе мәсьәләсен хәл итү өчен алдагы елларда төбәкләргә бюджет кредитлары бирелде, соңгы өч елда аларның гомуми күләме бер триллион сумнан артты дип искәртте ул. Үткән ел мондый кредитлар буенча 73 төбәк өчен бурычка реструктуризация үткәрелде, кредитларны кайтару срогы җиде елга кадәр озайтылды, аерым шартларда – 12 елга кадәр дип искә төшерде премьер.

“Нәтиҗәдә быел гына реструктуризациядән эффект 240 млрд. сум тәшкил итәчәк, төбәкләр өчен бу җитди финанс ресурс”, - диде Медведев.

Аның сүзләренчә, төбәкләрнең бюджетлары күпкә балансланганрак һәм торыклырак булсын өчен хөкүмәт федераль бюджеттан трансфертларны максималь дәрәҗәдә гадел, алдан билгеле итеп һәм үтә күренмәле таратырга  тырыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International