Бүген Россия Федерациясе финанс министры Антон Силуанов "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Визит кысаларында РФ финанслар министры өстенлекле инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшәмә уздырды.
Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре гамәлгә куярга мөмкин булган проектлар һәм аларга дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары турында сөйләде.
Аннары Антон Силуанов: “Алга таба да инвестицияләрне ашыктыра төшү өчен инструментлар кирәк, без аларны эшләргә әзер”, диде.
Антон Силуанов "Алабуга"да беренче кат булды, шуңа күрә киңәшмәгә кадәр аңа мәйданчыкта экскурсия оештырдылар, предприятиеләрне күрсәттеләр. Rockwool компаниясе заводында РФ финанслар министрына җитештерелә торган җылылык изоляциясе сыйфатларын күрсәттеләр.
Шулай ук Антон Силуанов Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводында һәм Ford Sollers предприятиесенең автомобильләр җыю заводында булды.