Бүген «Казан ярминкәсе» КҮдә «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 19 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» 18 нче халыкара симпозиумы ачылды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Симпозиумның һәм күргәзмәнең эш программасында – энергетиканың нәтиҗәлеген арттыру һәм энергияне сак тоту өлкәсендә инновацион хәл ителешләргә багышланган фәнни-техник конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, экспертлар секцияләре һәм семинарлар.
Шулай ук чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.