Владимир Путин: Икътисадның нәтиҗәлелеген үстерү өчен технологик ыргылу нигез булачак

2018 елның 23 марты, җомга

Куәтле технологик ыргылу яңа эш урыннарын булдыруга, икътисадның нәтиҗәлелеген үстерүгә, гражданнарның реаль керемнәрен арттыруга нигез булачак дип җиткерде РФ Президенты Владимир Путин.

“Без яңа эш урыннарын булдырачакбыз һәм безнең икътисадның нәтиҗәлелеген үстерәчәкбез, граджаннарның реаль керемнәрен арттырачакбыз һәм ярлылык дәрәҗәсен киметәчәкбез, инфраструктураны һәм социаль өлкәне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны үстерәчәкбез, экологик һәм торак проблемаларын хәл итәчәкбез, безнең шәһәрләрне һәм поселокларны яңартачакбыз, төзекләндерәчәкбез. Һәм боларның барысы без булдырырга тиешле куәтле технологик ыргылу нигезендә эшләнәчәк”, - диде Путин. Бу хакта ул Президент сайлаулары буенча Кремль сайтында урнаштырылган РФ гражданнарына мөрәҗәгатендә хәбәр итте.

Дәүләт башлыгы искәртүенчә, бу бурычлар турында ул 1 мартта Федераль собраниегә юлламасында сөйләгән булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International