Инфраструктурага, сәламәтлек саклауга, мәгарифкә ярдәм итү һәм ярлылыкны киметү РФ бюджет чыгымнарының проиритеты булып тора. Бу хакта РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Финанс министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында чыгышы вакытында Силуанов бюджет чыгымнарының приоритетлары РФ Президентның Федераль собраниегә юлламасында куйган бурычлары белән бәйле дип искәртте.
“Юлламада куелган хәлиткеч бурычлар – чыгымнарда аермачык приоритет. Бу икътисадый үсешкә ярдәм тәэмин итәчәк инфраструктурага булышлык; сәламәтлек саклау, мәгариф, шулай ук ярлылыкны киметү, моннан башка озак сроклы икътисадый үсеш мөмкин түгел”, - диде Силуанов.
Россия Федерациясе Финанс министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы эшендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.