2018 елның 27 мартында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2018 елның гыйнвар-февралендә җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2018 март аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашты.
Киңәшмәләр барышында 2018 елның гыйнвар-февралендә җирле бюджетларның үтәлеше йомгаклары, шулай ук 2018 елның мартында керемнәрнең мобилизацияләнүе, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлеге, хезмәт хакларының вакытында түләнү мәсьәләләре тикшереледе.
Шулай ук очрашулар вакытында учреждениеләрнең кредитор бурычларын каплау, салымнар һәм җыемнар буенча недоимканы киметүдә алып барылган, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Контроль-резвизия идарәсе тикшерүләре нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозу очракларын төзәтү буенча эш мәсьәләләре, шулай ук Дәүләт торак фондына түләүләр буенча районнар һәм шәһәрләрнең 2018 елга йөкләмәләрне алуы һәм аларны үтәве тикшерелде.