Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Федерация субъектлары әҗәтләрен реструктурлаштыруның йомшаграк шартларын билгеләгән карарга кул куйды. Документ Хөкүмәтнең сайтына урнаштырылган.
2017 елда булдырылган бюджет кредитлары буенча субъектларның әҗәтләрен реструктурлаштыру кагыйдәләре РФ Финанс министрлыгын 2018 елның 1 гыйнварыннан өстәмә килешүләр төзегән вакытта субъектның дәүләт әҗәтенең чик билгеләнү өлешен урнаштыручы дип билгеләгән иде дип искәртелә.
Шул ук вакытта әгәр гамәлдәге килешүләрдә 2018 елның 1 гыйнварына үткән ел дәрәҗәсенә карата регионның дәүләт әҗәте өлеше керемнәр күләменең (кайтарылмый торган керемнәрне исәпкә алмаганда) 2 процентыннан артыкка кимегән очракта, дәүләт әҗәте өлешен 2017 елның 1 гыйнварына (ләкин ул 2017 елның 1 декабренә билгеләнештән югары булмаганда) әҗәтнең фактик билгеләнешеннән 2 проценттан да ким түгел итеп 1 гыйнварга дәүләт әҗәтен азайтып урнаштыру мөмкинлеге каралган иде дип әйтелгән аңлатма язуында. Кул куелган карардан бу норма чыгарылган.
“2018 елның 1 гыйнварына теркәлгән төбәк бюджеты керемнәре күләменнән Федерация суъбекты дәүләт әҗәте өлешенә таләпләрнең мондый йомшаруы бюджет кредитлары буенча Федерация субъектлары әҗәтләрен реструктурлаштыруның азрак йомшаграк шартларын булдыруны тәэмин итә”, - дигәннәр Хөкүмәттә.
Кабул ителгән карар бюджет кредитлары буенча әҗәтне реструктурлаштыру турында өстәмә килешүләр төзегән субъектларның бюджетлары тотрыклылыгын арттырыр дип искәртелә.