РФ бюджеты гыйнвар-мартта тулаем эчке продуктның 1,5% профициты белән үтәлгән

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Финанс министрлыгы алдан ясаган бәяләү буенча 2018 елның гыйнвар-мартында РФ бюджеты профициты тулаем эчке продуктның 1,5% яисә 344,35 млрд. сум тәшкил иткән. Бу хакта министрлыкның хәбәрендә әйтелә.

Шул ук вакытта Финанс министрлыгы гыйнварда профицит бәяләвен тулаем эчке продуктның 3,5 процентыннан 3,6 процентка кадәр арттырган. Шулай ук февральдә профицит бәяләве дә арттырылган – тулаем эчке продуктның 0,8 процентына кадәр (алдан ясалган бәяләү тулаем эчке продуктның 0,3 проценты иде). Мартта бюджет профицитын Финанс министрлыгы тулаем эчке продуктның 0,5 процентына бәяләгән.

Агымдагы елның беренче өч аенда бюджет керемнәре  4,075 триллион сум яисә 2018 елга федераль бюджет турында закон тарафыннан расланган еллык күләмгә карата 26,7% тәшкил иткән. Чыгымнар 3,731 триллион сум тәшкил иткән, бу расланган еллык күләмгә карата  22,6% була.

Казнага керемәрне иң күбе Федераль салым хезмәте күчергән – 2,678 триллион сум яисә 2018 елга фараз күрсәткечләргә карата 29,5%. Федераль таможня хезмәте 1,194 триллион сум яисә еллык фараз күрсәткечкә карата 24,8%, башка федераль органнар - 202,875 миллиард сум яисә агымдагы елга фаразга карата 14,7%.

2018 елга бюджет турында закон тулаем эчке продуктның 1,3% дефициты белән исәпләнгән, ләкин Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов әйтүенчә, нефтькә агымдагы бәяләр сакланган очракта, ул профицит белән үтәлергә (ел йомгаклары буенча тулаем эчке продуктның 2% бераз азрак булырга) мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International