ТР финанс министры Р.Р. Гайзатуллинның республиканың иң эре салым түләүчеләре белән очрашулары

2018 елның 13 апреле, җомга

2018 елның 13 апрелендә ТР финанс министры Р.Р. Гайзатуллин ТАИФ компанияләр төркеменең иң эре предприятиеләре, машина төзелеше тармагы, алкоголь продукция җитештерүчеләр белән киңәшмәләр үткәрде.

Очрашу вакытында предприятиеләрнең бюджетка түләүләре һәм 2018 елның 1 кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләре, 2018 елның 2 кварталына һәм гомумән 2018 елга көтелгән күрсәткечләр тикшерелде.

Шулай ук чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International