2018 елның 13 апрелендә финанс министры урынбасары Д.В.Волков энергетика, нефть химиясе комплексы, торбаүткәргеч транспорт предприятиеләре һәм республиканың башка эре предприятиеләре белән киңәшмәләр үткәрде.
Очрашу вакытында предприятиеләрнең бюджетка түләүләре һәм 2018 елның 1 кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләре, 2018 елның 2 кварталына һәм гомумән 2018 елга көтелгән күрсәткечләр тикшерелде.
Шулай ук чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре дә катнашты.