Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Россия венчур форумының пленар утырышы узды.
Утырышның төп темасы - "Россиянең венчур базары бүген һәм иртәгә - стратегик преспективалар".
Россия венчур форумы бүген "Корстон" КСКК мәйданында ачылды.
Төп доклад белән Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен чыгыш ясады.
Шулай ук пленар утырышта Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов катнашты.